Алексей Песошин фосфорорганик химия өлкәсендә Арбузов премиясен тапшырды

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин фосфорорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясен тапшыру тантанасында катнашты.

Тантаналы чара ТР Фәннәр академиясендә узды.

Искә төшерәбез, 2019 елдагы фосфорорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясе Россия Фәннәр академиясенең Казан гыйльми үзәге рәисе Олег Синяшинга бирелде.

Алексей Песошин Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Хөкүмәте исеменнән барлык тантанада катнашучыларны сәламләде.

“Менә 20 ел инде премия -  фосфорорганик химия  өлкәсендә дөньяда бердәнбер һәм иң өстенлекле һәм иң статуслы бүләк булып кала”, - дип ассызыклады ул.

“Сезнең казанышларыгыз – авыр хезмәтегез, фәнни эзлзнүләрегез, өзлексез тикшеренү эшчәнлегегез нәтиҗәсе. Без Сезнең уңышларыгыз һәм хәзерге фәнгә керткән өлешегез белән горурланабыз. Чын күңелемнән нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗади уңышлар телим”, - диде Алексей Песошин Олег Синяшинга мөрәҗәгать итеп.

Тантана азагында Олег Синяшин “Фосфор химиясе: молекуладан яңа технологияләр һәм материалларга” дигән темага лекция укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International