Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан - Үзбәкстан" эшлекле форумында катнашты.
Форум алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Элёр Ганиев белән очрашуы үтте.
Искәртик, Элёр Ганиев Үзбәкстан Хөкүмәтендә сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре өчен җаваплы.
Рөстәм Миңнеханов Элёр Ганиевка очрашу мөмкинлеге һәм эшлекле форумда катнашуы өчен рәхмәт белдерде. "Делегациябез визиты Россия Федерациясе белән Үзбәкстан Республикасы мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлекнең алга таба үсешенә ярдәм итәр, дип өметләнәм", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 2017 елның август аенда Үзбәкстан Президенты Шәфкать Мирзиёев белән очрашкач, Татарстан белән Үзбәкстан төбәкләре арасында сәүдә әйләнеше күләме елдан ел арта барды.
Татарстан Президенты ассызылаганча, әлеге визитның макстаы - әлеге казанышларны ныгыту һәм хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләрне билгеләү.
Эшлекле форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәфкать Мирзиёевка төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
"Безнең республика Үзбәкстан белән багланышлар үсешенә зур игътибар бирә, һәм без үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә шат булабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул кыскача Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлекнең уңай мисаллары турында сөйләде. Әйтик, Сәмәрканд шәһәрендә «КАМАЗ» йөк автомобильләрен җыю буенча яңа җитештерү линиясен ачу, "Татнефть" автозаправкалар станцияләре челтәрен киңәйтү һәм башкалар.
"Узган ел безнең сәүдә әләнеше күләме 57 %ка артты һәм 146 млн доллар тәшкил итте. Быелның 9 ае нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 2018 елның еллык күрсәткече белән тигеәләнде, диярлек, 141 млн долларга җитте", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул форумда катнашучыларга уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча килешүләр төзүдә һәм элемтәләрне киңәйтүдә уңышлар теләде.
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан эшлекле даирәләрен Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Элёр Ганиев җитәкчелегендә Татарстанга чакырда - республиканың сәнәгате һәм икътисады мөмкинлекләре белән якыннан танышу өчен.