Рөстәм Миңнеханов Tawazun фонды (БГӘ) вәкилләре белән очрашты

2019 елның 20 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Tawazun фонды (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Чарада Tawazun фондының "Аурус" автомобильләрен җитештерү  буена "Алабуга "МИЗ территориясендә «Форд Соллерс Елабуга» мәйданнарында гамәлгә ашырыла торган проектта катнашу мәсьәләләре турында сүз барды.

Проектны гамәлгә ашыру өчен «НАМИ» ФДУП, Tawazun фонды һәм «Соллерс» ГАҖ катнашында «Аурус» ҖЧҖ ачылды.

Бүген Рөстәм Миңнеханов очрашуда Tawazun фонды катнашында "Алабуга" махсус иктисадый зонасы территорисендә проект ашырылуы әһәмиятле булуын ассызыклады. Аның фикеренчә, "Аурус" проекты уңышлы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International