Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының алдынгы югары уку йортлары ректорлары белән очрашты

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың алдынгы югары уку йортлары ректорлары белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

"Бүген без гадәттәгечә тәмамланып килүче елга нәтиҗәләр чыгарырга һәм килсе елга планнарны билгеләргә җыелдык", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бу елны без яхшы тәмамлыйбыз, диде Рөстәм Миңнеханов, тулаем региональ продукт, сәнәгать производствосы күләме, төп капиталга инвестициядәр күрсәткечләре яхшы. Ул билгеләгәнчә, республикада 2019 елның бөтен программалары гамәлгә ашырылп бара.

Аеруча Татарстан Президенты республиканың фәнни-мәгариф потенциалын ассызыклады. Белем бирү, фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр белән республикада 19 меңнән артык галим һәм фәнни хезмәткәрләр алып бара. Бу гаять зур армия, республикабызынң акыл потенциалы, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, төбәктә вузлар яхшы инфраструктура белән тәэмин ителгән - тикшеренү лабораторияләре, сыйныфлар, фәнни-мәгариф үзәкләре. Бүген алдынгы вузлар каршында 130лап фәнсыйдырышлы кече предприятиеләр оештырылган. Төп өлеше федераль һәм ике фәнни-тикшеренү университетында урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә,  КФУның халыкара рейтингның топ йөзлегенә эләгүе - зур казаныш.

Ул билгеләгәнчә, республика вузларына "Мәгариф" һәм "Фән" илкүләм проектларын гамәлгә ашыруда актив катнашырга кирәк.

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, вузлар яшьләрне тәрбияләүгә дә аеруча игътибарлы булырга тиеш.

Очрашуда мәгариф системасын модернизацияләү, яшьләр белән эш, материаль-техник базаны ныгыту темалары турында да сүз барды.

КФУ ректоры Илшат Гафуров очрашуда билгеләгәнчә, 8 февраль көнне Россия фәне көне билгеләп үтелә. Илшат Гафуров бу көнне ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан түгәрәк өстәлләре, симпозиумнар, башка чаралар үткәрергә тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International