Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясе территориясендә ТАССРның 100 еллыгы флагын күтәрү тантанасы узды.
Тантананы ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ачты.
“Дәүләт, муниципаль хакимият органнары, бизнес-берләшмә вәкилләре, республика җәмәгатьчелеге, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм республикабыз гражданнары тантаналы чаралар үткәрелүгә әзер. Төп бәйрәм чаралары 27 майда, 25 июньдә, 30 августта узачак. Татарстанда, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә татар диаспораларында зур форумнар, халыкара конференцияләр, мәдәни һәм спорт чаралар уздыру планлаштырыла”, - диде ул.
Әсгать Сәфәров ассызыкланча, юбилей чаралары программасы киң, беренче чиратта, гражданнарның мәдәни, рухи мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә, татарстанлыларның тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән.
“Республика ил белән бергә катлаулы, сикәлтәле юл үтте. Куәтле икътисади потенциалга – гражданнарның патриотизмына, Россия Президенты, РФ Хөкүмәтенә таянып, без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, дип әйтә алабыз”, - диде ТР Президент Аппараты җитәкчесе.
Әсгать Сәфәров ТАССРның 100 еллыгы флагын күтәрүгә күрсәтмә бирде. Татарстан Республикасы гимны яңгырады.
Шундый ук флаг бүген Татарстан Хөкүмәте йортында һәм республиканың барлык шәһәр-районнарында күтәрелә.