Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәре кысаларында Давоста Бөтендөнья икътисадый форумында (ВЭФ) катнаша. Россия делегациясен РФ Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин җитәкли.
Рөстәм Миңнеханов кайбер тематик секцияләрдә катнашырга планлаштыра, аларда куллану, цифрлы икътисадның киләчәге, энергетика өлкәсендәге өндәүләр, шәһәрләрнең һәм шәһәр хезмәтләренең киләчәген формалашлыру мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.
Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты берничә очрашу уздырачак. Шулардан Schneider Electric, Total һәм Srei Infrastructure Finance Limited компанияләре җитәкчеләре белән сөйләшүләр көтелә. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Сингапур Илкүләм университеты Тан Энг Чи әфәнде белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышырга җыена.
Давостагы илленче ВЭФ 21 гыйнвардан 24 гыйнварга кадәр барачак. Әлеге конференциядә 3 меңнән артык кеше катнашачак, шул исәптән – төрле илләр җитәкчеләре, эре компанияләр вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр һәм галимнәр. Эшлекле программа кысаларында 400 сессия уздыру карала. Төп темалар - экология, икътисад, сәнәгать һәм башкалар.