Татарстан Президенты Нью-Йоркта эш сәфәрендә

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Якшәмбе көнне, 2020 елның 2 февралендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Америка Кушма Штатларына (Нью-Йоркка) эш сәфәренә килде.

Эш сәфәренең программасына Берләшкән Милләтләр Оешмасында (БМО)да булу һәм БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш белән, шулай ук Россия Федерациясенең БМОдагы һәм БМОның Иминлек советындагы даими вәкиле Василий Небензей белән очрашу керә.

Моннан тыш, БМО штаб-квартирасында «Россия төбәкләре һәм БМОның тотрыклы үсешенең максатлары» нотыгын тәкъдир итү планлаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Америка бизнесы вәкилләре белән «түгәрәк өстәлдә» катнашачак, анда Америка-Россия эшлекле советы һәм Россиядәге Америка сәүдә палатасы вәкилләре дә булачак. Бу чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясаячак. 

Татарстан Президенты «БМО яңалыклары» Берләшкән Милләтләр Оешмасының рәсми мәгълүмат ресурсының рус хезмәтенә интервью да бирәчәк.

Бүген, килүгә үк, Рөстәм Миңнеханов Америка татарлары ассоциациясе әгъзалары белән очрашуга юнәлде.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнехановның АКШка эш сәфәре 2020 елның 2-3 февралендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International