Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендәге Израиль Дәүләтенең эшләрендә Вакытлы ышанычлысы Яков Ливне белән очрашты

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендәге Израиль Дәүләтенең эшләрендә Вакытлы ышанычлысы Яков Ливне белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Искәртик, Яков Ливне Татарстангда ике көнлек эш сәфәре белән килде. 

Бүген яклар Израиль һәм Россия Федерациясе төбәге буларак Татарстан арасында алга таба үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләштеләр. 

«Без Россия-Израиль мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Израиль дәүләте арасындагы мөнәсәбәтләр үсешен югары бәялибез», — диде Рөстәм Миңнеханов һәм Яков Ливненың республикага сәфәре кызыклы һәм продуктив булачагына ышаныч белдерде.

Татарстан Президенты сүзләренчә, Израиль — көчле икътисадлы ил һәм инновацион өлкәдә бөтендөнья лидерларының берсе.

«Татарстанга Израильдә кертелгән күп кенә инновацияләр кызыклы, республика вәкилләре Израильнең төрле юнәлешләр буенча тәҗрибәсен өйрәнә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Яков Ливне Казанга ике көнлек сәфәрендә республиканың икътисадый потенциалы белән танышты (ТР Инвестицион үсеш агентлыгының бердәм тәкъдим итү үзәге), махсус икътисадый зонада һәм шул ук исемдәге университет эшчәнлеген өйрәнү өчен Иннополис шәһәрендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International