Икътисадый үсешне стимуллаштыру мәсьәләләре буенча Татарстанның сәнәгать предприятиеләре белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында киңәшмә узды

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Икътисадый  үсешне стимуллаштыру мәсьәләләре буенча Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләре белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында киңәшмә узды. 

Киңәшмә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утыршыннан соң Казанда Ленин ис. МСда барды.  

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, Россия Президенты Владимир Путинның май указында төп бурычлар билгеләнгән иде, шул исәптән икътисадый үсеш темпларын арттыру, чимал булмаган экспортны киңәйтү, ил икътисадының иң эре бишлеккә керүе.

Киңәшмәдә катнашучылар сәнәгать предприятиеләренең рентабельлеген һәм инвестицион мөмкинлекләрен арттыру максатларында аларга дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә Юрий Борисов һәм Рөстәм Миңнеханов барында берничә документ имзаланды.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм «Технологик үсеш агентлыгы» КАБО генераль директоры Сергей Зинченко Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән «Технологик үсеш агентлыгы» КАБО арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар – төбәк территориясендә югары технологияле сәнәгать продукциясе җитештерүен үстерү өлешендә.

«Промсвязьбанк» ГАҖ рәисе Петр Фрадков һәм «Ак Барс» суднолар төзелеше корпорациясе» генераль директоры Ренат Мистахов финанс-кредит өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International