Рөстәм Миңнеханов Иннополиста перспектив проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында киңәшмә уздырды

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Иннополис территориясендә нинди проектлар гамәлгә ашырылачагы турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка мәгълүмат бирделәр. 

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар белән бергә, Иннополиста яңа объектлар төзү өчен билгеләнгән берничә мәйданчыкны карады.   

Бу – шул исәптән кунакханә комплексы өчен, күп фатирлы торак йорт һәм яңа мәдәният-ял итү үзәге өчен мәйданчыклар. 

Өч ел эчендә Иннополиста кунакханә комплексы (төзелеш срогы – 2020-2022 еллар, мәйданы 3,28 га, финанслау чыганагы – инвесторның үз акчалары), «Иннополис» МИЗ индустриаль паркы, логистика үзәге һәм белешмәләрне эшкәртү үзәге төзү карала. 

Моннан тыш, быел август аена ике катлы мәдәният үзәге төзү планлаштырыла.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук Иннополис университеты кампусының икенче чиратын төзү турында да сөйләделәр (төзелеш срогы – 2022-2024 еллар), монда 2 меңләп студент яшәячәк.

Аннары Иннополиста перспектив проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында киңәшмә узды. Иннополиста яңа торак һәм шәһәр инфраструктурасы төзү турында сөйләштеләр. Яңа торак кварталларын төзүгә берничә компания керешәчәк, болар – «ЮИТ Казань», «Унистрой», «Ак таш» һәм БМП групп.

2025 елда Иннополиста индустриаль алан булдыру планлаштырыла (2020-2025 еллар), мәйданы 45 га булачак.

Иннополиста берничә проектны гамәлгә ашыру 2 меңләп яңа эш урыны булдырырга ярдәм итәчәк.

«Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов аңлатмалар биреп барды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Иннополис кебек проектлар нәтиҗәсендә илнең инновацион потенциалы үсә.

Тармакның иң яхшы белгечләре Татарстанга килергә әзер, аларга эшләү өчен шартлар тудырырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International