Бүген VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының сигезенче утырышы узды. Дәүләт Советы эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Хөкүмәте вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Көн тәртибендә 23 мәсьәлә билгеләнгән иде. Аерым алганда, Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр каралды.
Депутатларга Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. Ул билгеләгәнчә, РФ Конституциясе СССР таркалуга бәйле катлаулы чорда кабул ителде, ләкин ул илдә сәяси һәм социаль-икътисадый тотрыклылыкка нигез салды. "Конституциягә ихтыяҗ булган төзәтмәләр кертелә. Әлеге төзәтмәләрне кертеп һәм хуплап, без, әлбәттә, күп милләтле һәм күп конфессияле Россия Федерациясен исәпкә алып, төзәтмәләрнең яхшырак эшләве турында уйларга тиеш", - диде Минтимер Шәймиев.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Россиянең күп милләтле ил булуын һәм уртак тел табу катлаулы икәнен искәртте. "Юл авыр. Бу гади ил түгел. Мин һәрвакыт әйтеп килдем, бу дөньяда иң катлаулы федерация. Күп милләтле, күп конфессияле. Һәр адымны яхшылап уйлап эшләргә кирәк. Әмма хәзер тәкъдим ителә торган төзәтмәләрсез мөмкин түгел", - диде Минтимер Шәймиев.
ТР Дәүләт Советы депутатлары Россия Президентына РФ Конституциясенә төзәтмәләр турында мөрәҗәгать әзерләделәр. Минтимер Шәймиев әлеге мөрәҗәгатьтә туган телләрне саклау һәм мәгариф системасын үстерү мәсьәләсен чагылдырырга тәкъдим итте. Шулай ук ул ТР Дәүләт Советы каршында туган телне саклау буенча махсус комиссияне булдырырга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиев белән ризалашты һәм туган телне өйрәнүдә эш системалырак булырга тиешлеген искәртте. "Бу күптән борчыган тема, ул Дәүләт Башлыгына мөрәҗәгать итүгә лаеклы. Бу барысы да Конституция һәм федераль закон кысаларында. Ышанам, без бу эшне башкарачакбыз. Депутатларга мөрәҗәгать итеп, РФ Конституциясенә төзәтмәләрне кабул итүләрен сорыйм", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук туган тел комиссиясен булдыру мәсьәләсендә дә Минтимер Шәймиевны хуплады һәм комиссияне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка җитәкләргә тәкъдим итте.
Шуннан депутатлар РФ Конституциясенә төзәтмәләр турында законны хупладылар һәм Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгатьне дә кабул иттеләр.