2020 елның 30 мартыннан Татарстанда барлык гражданнар өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

2020 елның 30 мартыннан Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан барлык граңданнар  өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары, ТР санитар-эпидемиягә каршы комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Брифинг онлайн режимда узды.

Ләйлә Фазлыева республикада күрелгән чаралар турында искә алды.

Республика территориясендә гаңданнар катнашында күңел ачу, спорт, күргәзмә, реклама һәм башка чаралар уздыру тыела.

Шулай ук республика территориясендә 2020 елның 28 мартыннан сәүдә үзәкләре, сәүдә-күңел ачу комплекслары, ваклап сату базарларының эшчәнлеге туктатылды.

Моннан тыш, җәмәгать туклануы өлкәсендә дә хезмәт күрсәтү дистанцион рәвештә алып барыла.

2020 елның 30 мартыннан Татарстанда барлык гражданнар өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә.

“2020 елның 30 мартыннан Татарстан Республикасында 65 яшьтән өлкәнрәк барлык гражданнар өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә. Кешенең гомере һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаган очракта гына изоляция урынын калдырып китәргә мөмкин. Моннан тыш, әлеге режим Татарстан Республикасындагы барлык гражданнарга да кагыла”, - диде  Ләйлә Фазлыева.

Инвалидлар, 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм ялгыз яшәүчеләрне азык-төлек һәм дарулар белән тәэмин итү өчен “кайнар линия” телефоннары каралган: 8 800 200 3411. Волонтерлар һәм социаль яклау вәкилләре ярдәмендә кирәкле азык-төлек һәм дарулар китереләчәк.

2020 елның 30 мартыннан муниципальара йөк һәм пассажирлар ташу туктатыла.

Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, үз-үзеңне изоляцияләү режимы 2020 елның 30 мартыннан бу ситуация җайланганчыга кадәр кертелә.  Әлеге реңим озайтылган очракта тиешле документлар кабул ителәчәк, дип ачыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International