Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владмир Путин җитәкчелегендә икътисад һәм социаль өлкәгә ярдәм чаралары мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә катнашты

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин  икътисад һәм социаль өлкәгә ярдәм чаралары мәсьәләсенә багышланган киңәшмә уздырды. Видеоконференцэлемтә режимында әлеге киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Киңәшмәдә шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле эпидемиягә каршы чикләүләр режимыннан этаплап чыгу турында тәкъдимнәр каралды. 

Владимир Путин халыкка ярдәм чаралары турында искәртте. Өстенлекле карарлар арасында - балалы гаиләләргә, медицина учреждениеләре һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә туры түләүләр, 1 марттан соң вакытлыча эшсез калучыларга пособиене арттыру, үз коллективларын саклап калган предприятиеләр өчен дәүләт субсидияләре һәм хезмәт хакы түләү өчен ташламалы кредит, салым, кредит, аренда түләүләрен кичектереп тору бар.

Моннан тыш, ил икътисадының нигезе булган тармакларга ярдәм турында да карарлар кабул ителгән иде: автопром, төзелеш индустриясе, банк секторы, ягулык-энергетика комплексы, оборона сәнәгате комплексы һәм башкалар. 

Элегрәк Россия Президенты Хөкүмәткә һәм Роспотребнадзорга үзизоляцияләү режимыннан акрынлап чыгу буенча тәкъдимнәрне эшләргә йөкләде. Владимир Путин сүзләренчә, бу көннәрдә төбәк җитәкчеләре әлеге тәкъдимнәргә нигезләнеп, 11 майдан соңгы чорга үз эш планын төзергә тиеш.

"Субъектларда коронавирус таралуга бәйле хәлләр төрле икәнен күрәбез. Әйткәнемчә, кайдадыр профилактик чаралар каты, сәбәпле һәм аларны сакларга кирәк исә өстәмә чаралар кабул итәргә, ә кайдадыр аларны күпмедер киметүне дә планлаштырып була. Әмма бары галимнәр, белгечләр фикерләрен нигезләнеп һәм бөтен куркынычлык чараларын исәпкә алып. Вак кына хата хакы - халкыбыз иминлеге, тормышлары һәм сәламәтлекләре", - диде Россия Президенты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International