Татарстан һәрвакыт мәгълүмат технологияләрен үстерүгә аеруча игътибарлы булды һәм күп санда ИТ-компанияләр оешуга ярдәм итте. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Иннополис шәһәрендә А.С. Попов исемендәге технопарк мәйданчыгында узган ИТ-индустрия вәкилләре катнашында узган панель дискуссиядә белдерде.
Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, әлеге очрашу – тармакны үстерү перспективалары һәм Россия Федерациясенең дөнья ИТ-индустриясенә керткән өлешен арттыру турында фикер алышу өчен яхшы мөмкинлек. "Бүген цифрлы трансформация - безнең ил өчен тагын да югарырак үсеш дәрәҗәсенә чыгу, безнең кешеләргә, Россия гражданнарын яңа тормыш сыйфаты һәм мөмкинлекләр күләме белән тәэмин итү мөмкинлеге ул», - дип ассызыклады ул.
Премьер-министр сүзләренә караганда, төп бурыч – уңышлы цифрлы стартаплар Россиядә мөмкин кадәр күбрәк барлыкка килүгә шартлар булдыру. Мондый компанияләр асылларында, чыгышлары буенча Россиядән булырга тиеш. "Бәлки, бу Иннополисның бүгенге резидентлары булыр. Бәлки, башка компанияләр дә бардыр. Бүген без моны белмибез, ләкин нәкъ менә Россия юрисдикциясе ИТ-индустрия өчен иң кызыклы урынга әйләнсен өчен, яңа технологияләргә, товарларга, хезмәт күрсәтүләргә һәм базарларга башлангыч бирүче идеяләр тусын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиешбез», - диде Михаил Мишустин.
Ул билгеләп үткәнчә, Россия ИТ-тармагы соңгы елларда шактый тотрыклы үсеш темпларын күрсәтте. Бу кабул ителгән дәүләт ярдәме чаралары нәтиҗәсендә мөмкин булды. Соңгы алты елда ил эчендә программа чишелешләренә һәм ИТ-хезмәтләргә ихтыяҗ 50% ка диярлек арткан. Тышкы базарда – софт экспортында һәм ИТ-хезмәтләрдә Россия эшләнмәләренә ихтыяҗ тагын да тизрәк артты. Ул бу вакыт эчендә 80% ка арткан.
"Тармакның тагын да җитлегүе һәм мөстәкыйль булуы мөһим. Бу секторның тулаем өстәмә бәясе соңгы алты елда ике тапкырдан да артык арткан. Индустриядә бүген бездә ярты миллионнан артык квалификацияле белгеч эшли, ә бу вакыт эчендә тулаем эчке продукт структурасында аның өлеше шулай ук ике тапкырга диярлек артты», - дип белдерде РФ Хөкүмәте башлыгы.
Михаил Мишустин чыгышының тулы тексты Россия Хөкүмәтенең рәсми сайтында бар.