Казан федераль университеты һәм Корея Республикасының Илкүләм кеше ресурсларын үстерү институты үзара килешү турында меморандум имзаладылар. Имзалау тантанасы онлайн форматта узды.
Тантанада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Корея Республикасының Илкүләм кеше ресурсларын үстерү институты президенты Пак Чун-рен һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров чыгыш ясады.
Әсгать Сәфәров сүзләренчә, Казан федераль университеты һәм Корея Республикасының Илкүләм кеше ресурсларын үстерү институты арасында хезмәттәшлек урнашу, республикабызның дәүләт идарәсе системасы өчен профессиональ кадрлар әзерләү эшендә күп мөмкинлекләр ача һәм Россия-Корея дипломатик мөнәсәбәтләрен ныгытуга өлеш кертә. Ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү шулай ук икътисади элемтәләрне дәвам итүгә һәм социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итүгә ярдәм итәчәк.
Илшат Гафуров үзенең чыгышында билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы, шулай ук КФУ кебек, актив халыкара эшчәнлек алып бара. Казан федераль университеты һәм Корея Республикасының Илкүләм кеше ресурсларын үстерү институты арасында хезмәттәшлекне үстерүгә Хөкүмәтара кызыксыну барыннан да элек дәүләт идарәсен цифрлаштыру процессы һәм кеше ресурсларын үстерү өлкәсендә укытуда алдынгы алымнарны куллану белән бәйле. Бу өлкәдә лидер буларак, Корея Республикасы Татарстан өчен төп белем бирү партнеры булачак.
Тантанага йомгак ясап, меморандум килешүләр һәм проектларны уңышлы гамәлгә ашыру өчен төпле нигезгә әверелсен, дигән теләкләр әйтелде.