XV Россия венчур форумында 3 мең кеше, шулай ук 200 дән артык Россия һәм халыкара инвесторлар катнашачак.
Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов сөйләде.
XV Россия венчур форумы 2021 елның 7-8 апрелендә “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узачак. Традицион офлайн-очрашулар һәм семинарлар белән бергә, онлайн-катнашу мөмкинлеге каралган, бөтен куркынычсызлык чаралары да үтәләчәк.
Эшлекле программа кысаларында катнашучылар венчур капитал базары аналитикасы, Россиядә венчур бизнесны дәүләт көйләве, үсеш институтларын үзгәртеп кору процессы, финансларны цифрлы трансформацияләү, башка актуаль темалар хакында фикер алышачаклар.
Форум кысаларында StartupExpo RVF күргәзмәсе үткәреләчәк. Күргәзмәдә экспертиза узган һәм яңа инвестицияләрне җәлеп итү өчен глобаль базарга чыгарга әзер илле стартап урын алачак.
Катнашучыларны теркәү 2021 елның 8 апреленә кадәр дәвам итәчәк.