Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Планета сыек углеводородлары запасларын нәтиҗәле үзләштерү» бөтендөнья дәрәҗәсендәге Фәнни үзәкнең Күзәтүчеләр советының беренче утырышында катнашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов ФҮХИ халыкара Күзәтүчеләр советы рәисе булып тора.
ФҮХИнең 2020-2021 елларда төзү һәм үстерү программасын тормышка ашыру нәтиҗәләре каралды, 2021 елга хисап расланды. Утырыш турыдан-туры да, читтән торып та узды, катнашучыларның яртысына якыны видеоконференцэлемтә режимында иде.
2020 елда Казан федераль университеты «Планетаның сыек углеводородлары запасларын нәтиҗәле үзләштерү» дигән дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни үзәк булдыруга юнәлтелгән чараларны тормышка ашыруга грант буенча баш башкаручы булды. Әлеге проект «Өстенлекле тикшеренү юнәлешләре буенча масштаблы фәнни һәм фәнни-технологик проектларны үстерү» федераль проекты («Фән һәм университетлар» илкүләм проекты) кысаларында тормышка ашырыла.
Бүгенге көндә Россия Федерациясендә дөнья дәрәҗәсендәге 10 шундый үзәк эшли. Шул ук вакытта Казандагы үзәк – «Экологик чиста ресурсларны саклау энергетикасы, җир асты байлыкларыннан һәм биоресурслардан нәтиҗәле төбәк файдалануы» фәнни-технологик үсеш өлешендә илдә бердәнбер, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Биредә шулай ук ил икътисадын арзанлы һәм экологик нефть белән тәэмин итүгә юнәлтелгән тикшеренүләр һәм эшләнмәләр алып барыла, эшчәнлек консорциум форматында, аның координаторы – КФУ.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Үзәкнең 2020-2021 еллардагы эше, аның фундаменталь нәтиҗәләре, Үзәк галимнәре тарафыннан эшләнгән яңа технологияләр, аларның икътисадның нефть-газ секторында гамәли рәвештә тормышка ашырылуы каралган.
Әлеге үзәк кысаларында үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәләре, беренче чиратта, үзебезнең нефть компанияләрендә кулланылыш табарга тиеш, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Үзәкнең фәнни җитәкчесе, КФУның нефть-газ технологияләре, табигатьтән файдалану һәм җир турындагы фәннәр юнәлешләре буенча проректоры Данис Нургалиев 2020-2021 елларда илкүләм-тикшеренү үзәген төзү һәм үстерү программасын гамәлгә ашыру йомгаклары һәм 2021 елга хисап раслау турында нотык белән чыгыш ясады.
Утырыш барышында үзәк эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды.
Рөстәм Миңнеханов ахырда бүгенге утырыш Татарстанда һәм Россия Федерациясенең башка субъектларында табигый запасларны нәтиҗәле үзләштерүгә бәйле фәнни юнәлешне алга таба үстерүгә ярдәм итәчәгенә, шулай ук дөньяның алдынгы фәнни үзәкләре арасында фәнни үзәкнең көндәшлеккә сәләтлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерде.
Белешмә өчен:
«Планетаның сыек углеводородлары запасларын нәтиҗәле үзләштерү» бөтендөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәк консорциум форматында эшчәнлек алып бара, аның координаторы – КФУ. КФУдан тыш, консорциум составына нефть-газ ятмаларын өйрәнү һәм нефть чыгаруның яңа технологияләрен булдыру өлкәсендә лидерлар керә: Сколково фән һәм технологияләр институты (керн һәм Пласт флюидларын тикшерү); Уфа дәүләт нефть техник университеты (углеводород ятмаларын эзләү һәм эшкәртү); Губкин ис. Россия дәүләт нефть һәм газ университеты (пласт-коллекторларның нефть бирүчәнлеген арттыру технологияләрен эшләү).