Рөстәм Миңнеханов: Дубай форумы - Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итү өчен бик яхшы мәйданчык

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Дубай форумы - Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итү, чит ил партнерлары белән тәҗрибә уртаклашу һәм яңа элемтәләр урнаштыру өчен бик яхшы мәйданчык. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайдагы ел саен үткәрелә тторган инвестицион форумының пленар утырышында хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов утырышта махсус кунак сыйфатында чыгыш ясады.

Татарстан Президенты Дубай форумының нәтиҗәлелеген югары бәяләде, Татарстан Республикасы икътисады үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде, шулай ук ислам дөньясы белән хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләренә аерым тукталды.

"Безнең республикада инвесторлар өчен салым, таможня һәм коммерция преференцияләре булдырылган. Безнең инвестор кадрлар, куәтле чимал базасы, уңайлы инфраструктура, Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләр белән кооперация элемтәләре белән тәэмин ителгән, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. - Татарстан икътисадының ышанычлы нигезе - нефть сәнәгате. Бездә нефть эшкәртү һәм нефть химиясе юнәлеше үсеш алган. Автомобильләр, самолетлар, вертолетлар, суднолар, машина төзелеше продукциясе җитештерелә. Без үзебезне авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итәбез. Хәләл индустриясен актив үстерәбез, шул исәптән үз товарларыбызны экспортлыйбыз. Татарстан - илнең инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында лидерларның берсе. Аерым игътибар инновацион үсешкә бирелә. Безнең республика-Россиядә ислам банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча пилот төбәк".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International