Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленең Гавами урыннарында музей киңлекләре концепциясе белән танышты

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленең Гавами урыннарында булды һәм музей киңлекләрен үстерү концепциясе белән танышты. Аны Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Төп музей мәйданчыкларының берсен Казан Кремле тарихына багышлау планлаштырыла. Экспозициядә тарихи иконография, макетлар, документаль һәм архив материаллары, мультимедиа инсталляцияләре кулланылачак. Белгечләр аерым тематик блокны Кремль тарихына бәйле кызыклы сюжетларга багышларга тәкъдим итә: Сөембикә манарасы, Казан Кремлен Емельян Пугачев гаскәрләре камап торулары һ.б.лар.

Икенче катта Рөстәм Миңнехановка Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан «Ислам реликвиясе» экспозициясе проектын тәкъдир иттеләр. Күргәзмә Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итү темасын актуальләштерергә һәм, Ислам мәдәниятенең иң мөһим үзәкләреннән берсе буларак, Татарстан образын ассызыкларга тиеш. Булачак залларда сирәк кулъязма һәм басма Коръәннәр, төрле архитектура детальләре, Болгар хакимнәренең һәм Алтын Урданың тәңкәләре, намаз келәмнәре, Идел буе татарларының традицион костюмнары тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, Гавами урыннарның икенче катында мастер-класслар үткәрү, иҗади остаханәләр урнаштыру планлаштырыла, шул исәптән татар костюмнарын һәм зәркән сәнгатен популярлаштыру да истә тотыла.

Гомумән алганда, Гавами урыннарның күргәзмә киңлекләрен ике өлешкә бүләргә тәкъдим ителә: локаль (төбәк) күргәзмәләр һәм федераль һәм чит ил музей-партнерлары белән күргәзмәләр. Планда – Идел буе төбәкләре һәм башкала музейлары күргәзмәләрен оештыру. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов бинаның ишегалды территориясен үстерү проекты белән танышты: биредә туристлар өчен ял итү зонасын булдыру тәкъдим ителә.

Аннары Татарстан Президентына «Ушкова йорты»н үстерү концепциясен тәкъдим иттеләр. Моңарчы Рөстәм Миңнеханов бу йортта булган иде һәм бинаны киләчәктә файдалану вариантларын карарга кушты. Вариантларның берсе – бинада үзенчәлекле тарихи стильдә резиденция урнаштыру, шулай ук экскурсияләр үткәрү өчен бинаның бер өлешен саклап калу. Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны игътибар белән өйрәнергә, шулай ук киләчәктә төзекләндерү эшләрен башкару өчен объектны тикшерергә кушты.

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә яңа төзелеш проектлары белән танышты. Президентка тәкъдим ителгән беренче объект Таҗи Гыйззәт урамындагы территория булды. Биредә торак комплексын төзү күздә тотыла. Рөстәм Миңнеханов проектны хуплады, бинаның тышкы кыяфәте әйләнә-тирә мохит стилистикасына гармонияле рәвештә туры килергә тиешлеген искәртте.

Аннары ТР Президентына Петербург урамындагы ике проект: сәүдә-кунакханә комплексы һәм кунакханә тибындагы күп функцияле комплексны тәкъдир иттеләр. Рөстәм Миңнеханов ике проектны да эшләп бетерергә, аерым алганда, биналарның катларын азайтырга, югары катлар карарын принципиаль рәвештә эшкәртергә кушты. Тарихи үзәктә яңа төзелеш сыйфатлы һәм архитектура ягыннан кызыклы булырга тиеш, дип ассызыклады Татарстан Президенты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International