Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сәрдар Бердымөхәммәдов белән очрашты

2022 елның 24 апреле, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга бер көнлек эш сәфәренә килде.

«Рухият» конгресслар сараенда Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Сердар Гурбангулы улын Төркмәнстан Президенты сайлауларында ышанычлы җиңүе белән тагын бер кат котлады.

Җитәкчеләр бергәләп милли бәйрәм – ат чабышы һәм төрекмән алабае көненә багышланган күргәзмәне карадылар.

Быел Россия Федерациясе һәм Төрекмәнстан арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 30 ел тула. Татарстан Республикасы Россия – Төрекмәнстан  мөнәсәбәтләре кысаларында актив хезмәттәшлек алып бара.

Бүген Ашхабадта Татарстанның алдынгы компанияләре - «Татнефть», «КАМАЗ», «КЭР-холдинг» филиаллары эшли. Контракт буенча Төрекмәнстанга 2 меңгә якын «КАМАЗ» автомобиле куелган. «Татнефть» «Төрекмәнәбит» белән актив хезмәттәшлек итә. Казан вертолетлар заводы Төрекмәнстанга халыкка ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен «АНСАТ» куйды. Шулай ук медицина МИ-17-1В да китерелгән. М. Горький ис. Зеленодольск заводы А 145 проектының ике тизйөрешле пассажир судносы куйган.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Сәрдар Бердымөхәммәдов киләчәктә хезмәттәшлекне киңәйтү перспективалары турында фикер алыштылар. «Узган ел безнең товар әйләнеше күләме 77,5 млн. доллар тәшкил итте, бу күрсәткечләрне арттыру өчен зур потенциал бар, аерым алганда, нефть чыгару, газ ташу, автомобиль, авиа -, суднолар төзелеше, химия продукциясе белән тәэмин итү өлкәләрендә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында, Сердар Бердымөхәммәдов, Россиянең икътисадый һәм сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе буларак, Татарстан белән тыгыз хезмәттәшлек традициясен дәвам итәргә әзер булуын белдерде.

Форсаттан файдаланып, Татарстан Президенты Төрекмәнстан делегациясен Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International