Бүген Тарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чуаш Республикасы Башлыгы Олег Николаев белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Исегезгә төшерәбез, Олег Николаев Казанга Казан обводының һәм Сур оборона чиге төзелешенең 80 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашу өчен килде (чара бүген, 11 майда, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак).
Очрашу барышында яклар төбәкләрнең икътисад, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлеге, кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов Чуаш Республикасы Башлыгы Олег Николаевка Татарстан Республикасы дәүләт бүләген - «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.
Үз чиратында, Олег Николаев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Сур һәм Казан оборона чикләре төзелүгә 80 ел тулуга багышланган истәлекле медаль тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов Чуаш Республикасы Башлыгына Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне ныгытуга игътибары өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, күрше республикаларны нык эшлекле һәм мәдәни элемтәләр берләштерә.
Татарстан белән Чуашстан арасында товар әйләнеше 8 млрд. сум чамасы тәшкил итә, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Татарстан йөк автомобильләре, дизель ягулыгы һәм бензин, азотлы ашламалар, пыяла, азык-төлек продуктларының киң ассортименты, юу чаралары һәм җиңел сәнәгать продукциясе белән тәэмин итә.
Чуаш Республикасыннан төбәккә азык-төлек, аяк киеме һәм трикотаж, каустик сода, сантехника, лак-буяу һәм төзелеш материаллары китерелә.
Без хезмәттәшлекне үстерү яклы, диде Рөстәм Миңнеханов. Мөһим юнәлешләр арасында – мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек.
Татарстан Президенты Чуашстанда татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Үз чиратында, ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда чуаш милли-мәдәни мохтариятенә ярдәм күрсәтелә.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда 1993 елдан бирле ел саен «Уяв» чуаш мәдәнияте бәйрәме үткәрелүен хәбәр итте һәм Олег Николаевны бәйрәмдә катнашырга чакырды (быел Әлки районында июль аенда булачак).
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтүләре турында сөйләде. 19 майдан 21 майга кадәр республикада 1100 еллыкка багышланган бәйрәм чаралары узачак, «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы, шулай ук «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты узачак.
Татарстан Президенты Чуаш Республикасы вәкилләрен әлеге чараларга чакырды.
Олег Николаев чакыруны кабул итте.
Чуваш Республикасы Башлыгы Олег Николаев, үз чиратында, Чуашстан белән Татарстанны элек-электән якын географик урнашу гына түгел, ә тыгыз милли-мәдәни элемтәләр дә бәйли, дип ассызыклады. «Ике төбәктә дә диаспоралар белән эш җитди дәрәҗәдә оештырылган. Безнең конструктив хезмәттәшлегебезнең соңгы мисалларыннан берсе – Идел буе оборона чиге төзүчеләренең истәлеген мәңгеләштерү буенча зур мәдәни проект. Татарстанның бу зур эшкә актив кушылуы куандыра. Алга таба хезмәттәшлекнең мөһим өлеше – «Валдай» су асты канатлары судноларында Идел буйлап елга туристик маршрутларын ачу, - дип билгеләп үтте Олег Николаев.
«Быел без Бөек Ватан сугышы елларында Казан обводы һәм Сур оборона чиге төзелешенең 80 еллыгын билгеләп үтәбез, алар илебез халкының патриотизм һәм фидакарьлеге, тыл хезмәтчәннәренең Җиңүгә керткән өлеше турында сөйли. Безнең бурыч – уртак истәлекне саклап калу һәм аны яшь буынга тапшыру», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Николаев Казан обводын һәм Сур оборона чиген төзү тәмамлануга 80 ел тулуга багышланган бәйрәм концертына киттеләр, анда Татарстан һәм Чуашстанның иң яхшы иҗат коллективлары һәм артистлары чыгыш ясаячак.