Рөстәм Миңнеханов хәләл индустриянең «Russia Halal Expo» халыкара күргәзмә экспозициясен ачуда катнашты

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәләл индустриянең «Russia Halal Expo» халыкара күргәзмә экспозициясен ачу тантанасында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Чара «Россия – Ислам дөньясы: Kazan - Summit» 13 нче халыкара икътисадый саммиты кысаларында ачылды.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, «KazanSummit» – Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең икътисадый хезмәттәшлегенең төп һәм бердәнбер мәйданы.

«Саммит үзен яңа багланышлар урнаштыру һәм безнең илнең икътисадый мөмкинлекләрен һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итү өчен уңышлы бизнес-платформа сыйфатында күрсәтте. Чара «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге кысаларында уза, аның чираттагы утырышы иртәгә узачак, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Саммитның эшлекле программасының леймотивы булып уртак куллану икътисады һәм гомуми файдалану хәләл икътисады торачак».

«Russia Halal Expo» – Россиядә иң эре хәләл индустрия күргәзмәсе. Быел ул юбилей 5 нче тапкыр үткәрелә. Аның масштабы арта – ул 2 тапкыр күбрәк 10 мең кв. м. мәйдан били.

Күргәзмә Россиядә хәләл индустрияне популярлаштыруга, икътисадның хәләл сегменты потенциалын демонстрацияләүгә, потенциаль сатып алучыларга һәм партнерларга продукцияне тәкъдим итү мөмкинлеге бирүгә юнәлдерелгән.

Хәләл индустриясе Россия өчен бик перспективалы. Шул ук вакытта хәләл ризык кына түгел.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, күргәзмә икътисадның барлык өлкәләрен күрсәтә, алар арасында медицина һәм сәламәтлек саклау, косметика һәм химия сәнәгате, мода һәм матурлык индустриясе, туризм һәм кунакчыллык; азык-төлек һәм туклану; мәгълүмат технологияләре; финанслар, инвестицияләр һ.б.лар бар.

«KazanSummit» кысаларында беренче тапкыр Бөтендөнья хәләл көне – World Halal Day уза. Чара күргәзмә мәйданчыгында барлык кунаклар өчен бушлай булачак.

Быел саммитның эшлекле программасы бик бай. Партнерлык финанслары, медицина, спорт, креатив индустрия, экспорт үсеше һ.б. хакында фикер алышачаклар.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, әлеге саммит Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында уза. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International