Рөстәм Миңнеханов Якутия татарлары белән очрашты

2022 елның 24 июне, җомга

Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) Республикасының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Якутскка эш сәфәре кысаларында узды.

«Сезнең белән очрашуга бик шатмын. Сез Татарстаннан читтә яшәсәгез дә, милли гореф-гадәтләрне, туган телне, мәдәниятне, йолаларыбызны саклыйсыз», - дип сәламләде очрашуда катнашучыларны ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов җыелучыларны Якутскта уздырыла торган Татарстан көннәре белән котлады, республиканы һәм Якутияне этник тамырлар, охшаш телләр һәм мәдәният бәйләвен билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Президенты төбәк җитәкчелегенә Саха (Якутия) Республикасының 8 мең татары мәнфәгатьләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

«Татарстан уңышларында Саха (Якутия) Республикасы белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек мөһим урынны алып тора. Бүген имзаланган килешүләр безнең төбәкләр арасында хезмәттәшлекне тагын да көчәйтәчәк», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Президенты «Татарларда кунакта» күргәзмәсендә булды. Күргәзмә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондларыннан оештырылган һәм Саха (Якутия) Республикасының Милли сәнгать музеенда ачылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International