Рөстәм Миңнеханов «Казан – ИХОның Яшьләр башкаласы» программасы кысаларында чараларны әзерләү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда ИХОның Яшьләр башкаласы статусында планлаштырылган чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Оештыру комитеты утырышы ТР Хөкүмәте Йортында үтте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел «Казан – ИХОның Яшьләр башкаласы» программасы кысаларында халыкара чаралар планлаштырылган. Аларның кайберләре инде уңышлы үткәрелде, алар арасында: ИХО яшьләр башкаласы буларак, Казанны инаугурацияләү тантанасы һәм Коръән уку бәйгесе.

ИХО илләренең яшьләр эшләре һәм спорт министрлары катнашында Глобаль яшьләр саммиты мөһим вакыйга булырга тиеш. «Бу – ИХО яшьләр башкаласы программасы кысаларында иң мөһим халыкара чара. Шуңа күрә безгә аны тиешле дәрәҗәдә уздыру мөһим. Әлеге саммитны зур әһәмиятле федераль проект буларак карарга кирәк", - дип ассызыклады ТР Президенты.

ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр иткәнчә, быел Казанда ИХОның Яшьләр башкаласы статусында барлыгы 10 халыкара чара планлаштырылган. Инаугурация тантанасыннан һәм Коръән уку бәйгесеннән тыш, ИХО илләренең Киберспорт буенча халыкара яшьләр чемпионаты (8-10 октябрь), Заманча мөселман сәнгате халыкара яшьләр фестивале (10-15 октябрь), ИХО илләренең Халыкара яшьләр фәнни конгрессы (1-5 ноябрь), Россия-Балкан яшьләр форумы (11-16 декабрь), «Россия - Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы» халыкара яшьләр форумы (11-16 декабрь), шулай ук «Казан – ИХО илләренең яшьләр башкаласы» программасын ябу тантанасы һәм «ИХО илләренең лидерлары» халыкара премиясен тапшыру (15-16 декабрь) узачак.

Моннан тыш, Татарстан Республикасында хәзерге заман мөселман яшьләре тормышы турында документаль фильм концепциясе эшләнгән. Россия һәм ИХО илләре арасында халыкара хезмәттәшлекне ныгытуга белем бирү стажировкалары (август-ноябрь) хезмәт итәчәк. Барлык чаралар буенча да актив әзерлек алып барыла.

Министр ИХО илләренең яшьләр эшләре һәм спорт министрлары катнашында Глобаль яшьләр саммитына әзерлек турында җентекләбрәк сөйләде. Чара 27-30 августка планлаштырылган. Барлыгы 50 илдән 200 делегат катнашыр дип көтелә: ИХО илләренең яшьләр эшләре һәм спорт министрлары, ИХО илләренең Илчеләре, халыкара оешмалар җитәкчеләре, шулай ук Глобаль яшь дипломатлар форумында катнашучылар.

Казанда Глобаль яшьләр саммиты кысаларында яшьләр миграциясе, мәдәниятара диалог, социаль лифтлар, яшьләр эшкуарлыгы һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International