Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бакуда Әзәрбәйҗан татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасына эш сәфәренә килде.
Хәзерге вакытта Әзәрбәйҗан Республикасында 27 меңнән артык татар яши. Алар арасында Әзәрбәйҗанның «Яшьлек» татар яшьләре үзәге, «Туган тел» татар мәдәнияте республика җәмгыяте, «Татарстан» иҗтимагый берләшмәсе, «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыятенең Әзәрбәйҗандагы бүлекчәсе бар.
«Татарстан белән Әзәрбәйҗанны тарихи яктан җылы дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Ә биредә яшәүче ватандашларыбыз телне, гореф - гадәтләрне һәм мәдәниятне саклауга зур өлеш кертә», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты ватандашлар белән очрашу барышында.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ватандашларның туган телләрен, мәдәниятләрен саклап калу һәм ярдәм итү буенча барлык мөрәҗәгатьләре дә эшкә алыначагын хәбәр итте.
Очрашуда катнашучылар Әзәрбәйҗан татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән бергә Әзәрбәйҗандагы татар тарихына һәм татарт-әзәрбәйҗан элемтәләренә багышланган күргәзмәдә булдылар.
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Бакуда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры гастрольләре уза. Моннан тыш, Бакуда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә булды.