Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Катар Мәмләкәте Әмире шәех Тамим Бен Хәмәд Әл Тани белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Әмирне һәм аның аша Мәмләкәттә яшәүчеләрне Катар милли көне белән котлады.
«Россия белән Катар арасындагы мөнәсәбәтләр үсә бара. Үз дәрәҗәсендә Татарстан Россия-Катар мөнәсәбәтләрен ныгытырга тырыша», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов игътибар иткәнчә, Россия Ислам дөньясы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. Яклар «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.