Рөстәм Миңнеханов Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Джанита Абейвикрема Лиянаге белән очрашты

2023 елның 12 мае, җомга

Татарстан Шри-Ланка белән хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Джанита Абейвикрема Лиянаге ханым белән очрашуда белдерде.

Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы илче ханымны сәламләп, республика белән хезмәттәшлек белән кызыксынуы өчен рәхмәт белдерде.

"Россиянең Көньяк Азия илләре белән мөнәсәбәтләре һәрвакыт җылы булып кала һәм конструктив юнәлештә үсеш ала, - диде ул. - Шри-Ланка - Татарстан туристларының яраткан ял итү урыннарының берсе. Без Татарстанның Шри-Ланка белән дуслык мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлеген җайга салу мөмкинлеген югары бәялибез».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, моңарчы Татарстанның Шри-Ланка белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек дәрәҗәсе түбән булып калды. Узган ел алга китеш булды, товар әйләнеше артты һәм 36 миллион АКШ долларына җитте.  

Азия илләре базарларында республикада җитештерелгән МИ серияле вертолетлар, «КАМАЗ» йөк машиналары яхшы билгеле.

"Татарстан - Россиянең икътисадый яктан иң алга киткән төбәкләренең берсе. "Без зур сәнәгать потенциалына һәм үсеш алган кеше капиталына ия, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Республикабызның конкурентлы өстенлекләре арасында уңайлы географик урын, бай табигый һәм югары квалификацияле хезмәт ресурслары, көчле сәнәгать һәм фәнни комплекс, үсеш алган транспорт инфраструктурасы бар.

Икътисадыбызның нигезе - нефть, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төбәк самолетлар, газ суырту һәм компрессор станцияләре, каучук, полиэтилен, полимерлар, электрон җиһазлар, оптика, медицина инструментлары, дарулар, авыл хуҗалыгы продукциясе һ. б. җитештерә.
Татарстан Рәисе  искәртеп узганча, Татарстан үз товарларының яртысын чит дөнья белән актив хезмәттәшлектә экспортлый.

Татарстан  -Россиядә инвестицион климат торышы рейтингында алдынгыларның берсе, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Инновацион инфраструктураны үстерүгә зур игътибар бирелә.
Әйтик, бүген Татарстанда алдан социаль-икътисадый үсешнең 5 территориясе (ТОСЭР), ике махсус икътисадый зона, индустриаль һәм сәнәгать парклары, технопарклар, бизнес-инкубаторлар эшли.

"Без мәдәният, фән һәм мәгариф, спорт, туризм өлкәләрендә дә элемтәләрне киңәйтергә әзер, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстанда әлегә Шри-Ланкадан 10 студент кына укый».
"Татарстан Шри-Ланка белән хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына. Сезнең килүегез бу процесска яңа этәргеч бирер дип ышанам. Үз чиратында, без барлык кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Джанита Абейвикрема Лиянаге Татарстанга эш сәфәренә килде.

Илче ханым «Иннополис» махсус икътисадый зонасында һәм Иннополис шәһәрендә булды, шулай ук төбәкнең икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International