Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә AIM Global 2023 инвестиция форумы эшендә катнаша

2023 елның 8 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш визитына килде. Пленар утырышның мактаулы кунагы һәм спикеры сыйфатында ул 12 нче Еллык AIM Global 2023 инвестиция форумы эшендә катнаша, форум бу көннәрдә башкала Абу Дабида ADNEC үзәк күргәзмә комплексында уза.

Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида ел саен үткәрелә торган инвестицион форумны ачу тантанасында катнашачак һәм пленар утырышта чыгыш ясаячак. Быел утырышның темасы «Инвестицион парадигманы үзгәртү: тотрыклы икътисадый үсешкә, төрлелеккә һәм чәчәк атуга ярдәм итү өчен киләчәк инвестицион мөмкинлекләр».

Эш программасы кысаларында Рөстәм Миңнехановның Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең эшлекле даирәләре һәм рәсми хакимияте вәкилләре, шулай ук форумда катнашучы илләр (Татарстан Республикасы стендында) белән очрашулары планлаштырылган.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов AIM Global 2023 күргәзмә экспозициясе белән танышачак.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 8-10 маенда Абу-Дабида 12 нче Еллык инвестиция форумы (AIM) уза, ул AIM фонды  - алга китеш стратегияләренең нәтиҗәлелеген арттыру юлы белән дөнья икътисадый мөмкинлекләрен киңәйтүгә тулысынча тугры булган бәйсез халыкара оешмасы инициативасы белән оештырыла.

Оештырылганнан бирле Еллык инвестиция форумы үзен Якын Көнчыгыштагы әйдәп баручы инвестиция платформасы буларак танытты, ул инвестиция мөмкинлекләре булдыру, теләктәшлек һәм илләр арасындагы икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү, шулай ук икътисадый үсешкә җитди йогынты ясый торган глобаль проблемаларны хәл итү юлы белән уңай үзгәрешләр кертергә омтыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International