Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Әмире Хәмәд ибн Иса Әл Хәлиф белән очрашты

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза дәүләтләре илчеләре белән очрашачак.

Чара «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эше кысаларында узачак, аны Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча җитәкли.

Бу чарага кадәр Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Әмире белән очрашкан иде. Очрашу Бәһрәйн башкаласы Манамада узды, анда Рөстәм Миңнеханов варис шаһзадә чакыруы буенча булган иде. Хезмәттәшлек мәсьәләләре каралган иде. Бәһрәйн Әмире Хәмәд ибн Иса Әл Хәлифә Россия-Бәһрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Әңгәмә барышында Бәһрәйнгә хәләл стандартлары буенча җитештерелгән Татарстан продукциясен китереп тору буенча килешүгә ирешелде. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Әмирлеге девелоперларын Татарстан территориясендә проектларны гамәлгә ашыру перспективасы белән күчемсез мөлкәт күргәзмәләрендә катнашырга, шулай ук Бәһрәйн делегациясен - «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумында катнашырга чакырды (быелның май аенда Казанда узачак).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International