ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Мәгариф министры, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең спорт буенча Баш идарәсе рәисе Әхмәд Бәлхул Әл Фәләси белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Әхмәд Бәлхул Әл Фәләси Казанга Киләчәк уеннары чараларында катнашу өчен килгән.


22
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катар Дәүләте Әмире шәех Тамим бин Хәмәд Әл Тани белән очрашты.

"Сезнең ил - Якын көнчыгыш төбәгендә Россиянең әһәмиятле һәм ышанычлы хезмәттәше. Үз дәрәҗәсендә Татарстан Россия-Катар мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәргә тырыша", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. 


19
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин 2024 елда Казанда БРИКС илләренең Спорт уеннарын әзерләү буенча оештыру комитеты утырышын үткәрделәр. Эштә РФ спорт министры Олег Матыцин, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, кайбер федераль һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.


12
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Бүген «Киләчәк Уеннары» халыкара мультиспорт турнирын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко җитәкчелегендә узды. Утырыш нәтиҗәләре буенча спорт программасы, шулай ук ярышларны уздыру объектлары расланды.

Вице-премьер билгеләп үткәнчә, 2024 елның февралендә уздырылган чара тарихта беренче тапкыр дөньяга Россиянең технологик һәм спорт суверенитетын күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.


9
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Татарстанга Яңа ел бәйрәмнәрендә 170 меңнән артык кеше килгән. Алар өчен, шулай ук җирле халык өчен муниципалитетлар 6,5 меңнән артык чара әзерләгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта сөйләделәр.


6
гыйнвар, 2024 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы. 

«Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне тантаналы Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм.

Бу бәйрәм дин тотучыларның күңелендә якты өметләр, рухи яңарышка, игелеккә һәм шәфкатьлелеккә омтылыш хисләре уята. Хәзерге авыр сынаулар чорында җәмгыятьтә мондый изге гамәлләргә ихтыяҗ тагын да арта, милләтенә һәм диненә карамастан, һәркем аларны йөрәгенә якын кабул итә.


30
декабрь, 2023 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Яңа ел бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате. 

«Кадерле дуслар! Яраткан бәйрәмебез Яңа елны без гадәттә аеруча шатлыклы хисләр һәм якты өметләр белән каршылыйбыз.

Яңа ел – гаилә бәйрәме, бу исә 2024 елның Россиядә Гаилә елы дип игълан ителүенә символик мәгънә төсмере өсти.


25
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел чыршысына чакырылган барлык кунакларны Яңа ел белән котлады.

Чара Казанда «Татнефть-Арена» боз спорт сараенда уза.


21
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген М-12 «Көнчыгыш» Мәскәү - Казан тиз йөрешле автомобиль юлын ачу тантанасы узды. Тантанада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, территорияләре буенча яңа автомагистраль маршруты узучы төбәкләр җитәкчеләре, шулай ук «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко катнашты.


18
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге (БДБ) илләре белән хезмәттәшлеге кысаларында топ-5 партнер илләр исемлегенә Беларусь Республикасы да керә. Мондый мәгълүматлар бүген Мәскәүдә, Татарстан стендында «Россия» халыкара күргәзмә - форумында яңгырады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International