Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннарын ачу тантанасы бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Спорт министры Олег Матыцин һәм Россия Махсус Олимпиадасы президенты Ольга Слуцкер катнашты.
Ашхабадка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сәрдар Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Сәрдар Бердымөхәммәдовка Россия белән Төркмәнстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан белән ике яклы хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде. Очрашуда Татарстан һәм Төркмәнстанның сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар элемтәләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта эш сәфәрендә.
Иртән Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның Халк Мәсләхәте Милли Генгеш Рәисе Г. М. Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам илләренең һәм Татарстан Республикасының һәвәскәр командалары арасында хоккей буенча «Kazan hockey cup 2023» I халыкара турнирында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Чара бүген Казанда «Татнефть Арена» боз спорт сараенда узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булды.
Визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов пилотсыз очу аппаратларының яңа җитештерүе белән танышты. БПЛАлар урман янгыннарын мониторинглау, аэрофотосъемка, продукция китерү, авыл хуҗалыгы, саклау һәм күзәтү, инфраструктура инспекциясе, күңел ачу һәм фән өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итә алалар. Киләчәктә елына 1 меңгә кадәр пилотсыз очу аппараты чыгару планлаштырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Җизак өлкәсе Хакиме Эргаш Салиев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Очрашу барышында төбәкләр арасында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралды.
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!
Сезне ихластан Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм!
Бу тантана рухи яңарышка, гаделлеккә һәм игелеккә омтылыш хисләре, якты өметләр уята, тормышның һәркемгә аңлаешлы булган мәңгелек асылы – гаилә нигезенең какшамаслыгы, Ананың баласына мәхәббәте, сабый күңеленең сафлыгы турында искәртеп, дин тотучыларны изге гамәлләргә дәртләндерә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Глобаль толерантлык һәм тынычлык советы президенты Әхмәд бин Мөхәммәд Әл-Җәрван белән очрашты.
«Сез мөһим глобаль максатларга - тынычлыкка һәм толерантлыкка ирешү өчен эш итүче абруйлы халыкара оешманы җитәклисез», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә мәсьәләләре буенча дәүләт министры Тани бен Әхмәд Әл Зәйди белән очрашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика яыршысында катнашучылар белән традицион очрашу уздырды. Очрашуда төрле чемпионатларда һәм халыкара ярышларда җиңүчеләр, иҗтимагый оешмаларның яшь вәкилләре катнашты.