Бүген ТАССта «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы базасында «Уенны башла» дигән яңа бөтенроссия конкурсы башлануга багышланган матбугат конференциясе узды, аның финалы 2022 елның ноябрендә Иннополиста узачак. Яңа проект уеннарны уйлап табучыларны, гейм-дизайнерларны, программистларны берләштерергә, аларга үзләре турында белдерергә, һөнәри осталыкның яңа дәрәҗәсенә чыгарга, уникаль уен платформалары булдырырга һәм үз инициативаларына ярдәм итү өчен партнерлар табарга мөмкинлек бирәчәк.
Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) Республикасының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Якутскка эш сәфәре кысаларында узды.
«Сезнең белән очрашуга бик шатмын. Сез Татарстаннан читтә яшәсәгез дә, милли гореф-гадәтләрне, туган телне, мәдәниятне, йолаларыбызны саклыйсыз», - дип сәламләде очрашуда катнашучыларны ТР Президенты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) Республикасына эш сәфәренә килде. Халыкара аэропортта аны Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев каршы алды.
Петербург халыкара икътисадый форумы нәтиҗәләре буенча Татарстан башка катнашучылар белән 32 төрле килешү төзеде, бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәре белән килде. Эш сәфәренең төп максаты - Петербург халыкара икътисади форумы чараларында катнашу.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Көне уңаеннан мөрәҗәгате.
«Кадерле татарстанлылар! Сезне дәүләтебез бәйрәмнәренең иң зурысы – Россия Көне уңаеннан чын йөрәктән котлыйм. Ул Туган илебезнең көчен, аның күпгасырлык тарихын, күпмилләтле халкының бөек казанышларын гәүдәләндерә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2022 елда Сабан туен уздыру уңаеннан мөрәҗәгате.
«Кадерле татарстанлылар! Халкыбызның иң яраткан, иң көтеп алына торган ямьле бәйрәме – Сабан туе уңаеннан сезне чын йөрәктән тәбрик итәм!
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рус теле көнен һәм А.С. Пушкинның тууына 223 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгате.
«Кадерле татарстанлылар! Сезне ямьле бәйрәм – Рус теле көне һәм «рус шигърияте кояшы» А.С. Пушкинның тууына 223 ел тулу уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә булды.
Ул бинадагы берничә бүлмәне һәм залларны карады, аерым алганда, китапханәне, шулай ук татар телен өйрәнү кабинетын карады.