Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате.
«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Сезне гомумхалык бәйрәме – Бөек Ватан сугышында ҖиңүКөне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының рәсми делегациясе Абу-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) ел саен үткәрелә торган AIM Congress 2024 инвестиция форумында катнаша.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрнең дәүләтләр һәм хөкүмәтләр башлыкларының XV саммитын ачу тантанасында катнашты. Чара Банжул шәһәрендә (Гамбия) оештырылган.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Тышкы эшләр министры Хакан Фидан белән очрашты. Очрашу Гамбиядә ИХОның XV саммиты кырларында узды. Рөстәм Миңнеханов саммитта Россия делегациясен җитәкли.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Президенты Сәрдәр Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Республика Рәисе Ашхабадка ил җитәкчелеге чакыруы буенча Ахалтеки аты көне уңаеннан чараларда катнашу өчен килде. Бу Төркмәнстанда дәүләт бәйрәме, анда мәдәни программадан тыш, эшлекле очрашулар да уза.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының Сәяси-юридик комиссиясе секретаре, Политбюро әгъзасы Чэнь Вэньцин белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез, Чэнь Вэньцин әфәнде Россиягә визиты кысаларында Татарстанга килгән иде.
Рөстәм Миңнеханов кунакның республикада булуы танып белү һәм нәтиҗәле булачагына ышаныч белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ИННОПРОМ. Үзәк Азиядә ИННОПРОМ " халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша, күргәзмә Ташкентта уза.
Чараны Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Үзбәкстанның Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министрлыгы оештыра.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Администрациясе каршындагы Инвестицион офис башлыгы Бурак Даглыоглу белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы 15 ел эчендә үзен ислам илләре белән хезмәттәшлек итү өчен ышанычлы мәйданчык буларак танытты. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов төп мөселман бәйрәмнәренең берсе - Ураза гаете гыйбадәтендә катнашты. Рөстәм Миңнеханов Казанның Галиев мәчетендә булды, анда вәгазь сөйләнде һәм бәйрәм намазы укылды.