Татарстан Республикасына Венгрия тышкы икътисадый элемтәләр һәм тышкы эшләр министры, икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Петер Сийярто килде.
«Бигеш» халыкара аэропортында Петер Сийярто Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды. Эш сәфәренең төп максаты -«ТАНЕКО»АҖдә резин-модификацияләнгән битум җитештерү җайланмасын төзи башлау тантанасында катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасының Екатеринбург шәһәрендәге Генераль консулы Динь Ван Донг әфәнде белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Үзбәкстан Республикасында 32 млн кеше яши, шуларның 1%ы татар милләтеннән, 300 меңнән артыгы Ташкент һәм Ташкент өлкәсенә туры килә – 150 мең, Бохара һәм Бохара өлкәсендә 7,5 мең ватандашыбыз яши.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сәрдәр Умурзаков белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы, «Мәскәү мөфтияте» Мәскәү шәһәре һәм Үзәк төбәк мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Альбир Крганов белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең азык-төлек һәм су куркынычсызлыгы буенча дәүләт министры Мәрьям Бинт Мөхәммәд Әл-Мехаири белән очрашуда агросәнәгать комплексы өлкәсендә мөнәсәбәтләрне үстерү һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә азык-төлек белән тәэмин итү өлкәсендә уртак проектлар мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы һәм Саха (Якутия) Республикасы арасында икътисадый, социаль һәм башка өлкәләрдә Хезмәттәшлек турында килешү һәм икътисадый, мәдәни һәм социаль өлкәләрдә хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру буенча 2021-2023 елларга чаралар планы имзаланды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Санкт-Петербургка эшлекле очрашуга килде.
Төп максаты - Петербург халыкара икътисад форумында катнашу.
Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зона территориясендә (ТР Алабуга муниципаль районы) Aurus Senat автомобильләрен серияле җитештерүне эшләтеп җибәрү тантанасы булды.
Чарада Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Химик көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.