ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Россия һәм Кытай башлыкларының шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә төбәкара хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы мөмкинлекләр булдырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара икътисадый форумын ачуда хәбәр итте. Чара «Казан Экспо» мәйданчыгында уза.


31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Әмирлегенең Нефть һәм әйләнә-тирә мохит министры доктор Мөхәммәд бен Мөбарәк Бен Даина белән очрашты. Очрашу Татарстан Нефть-газ химиясе форумы кырларында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ангола Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Аугушту да Силва Кунья белән очрашты. Очрашу Татарстан Нефть-газ химиясе форумы кысаларында узды.


30
август, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы көне уңаеннан мөрәҗәгате. 

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Татарстан Республикасы көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм.

Бу бөтенхалык бәйрәме – туган җирен яраткан һәркем өчен олы тантана, анда татарстанлыларның казанышлары, граждан җәмгыятенең берләшүе ачык чагылыш таба, ул безне игелекле эшләргә рухландыра.


29
август, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның беренче сентябреннән Россиядә партнерлык финанслау - ислам банкингы буенча эксперимент башлана. Татарстан - әлеге эксперимент уздырыла торган дүрт пилот төбәкнең берсе. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.


19
август, 2023 ел
шимбә

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Венгриягә эш сәфәренә килде. Будапешт халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Венгрия Премьер-министры Администрациясе башлыгы Гергей Гуйяш һәм Россия Федерациясенең Венгриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Евгений Станиславов каршы алды.


15
август, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы РәисеРөстәм Миңнеханов, Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде катнашты.


8
август, 2023 ел
сишәмбе

Татарстанда Россиядә беренче тапкыр «Беренчеләр хәрәкәте»нә кабул итү тантанасы узачак. Аны Биләрдә бүген ачылган «Беренчеләр» форумы вакытында үткәрәләр. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Рәисенең ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.


27
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Тунис Тышкы эшләр министры Нәбил Әммәр белән очрашуы нәтиҗәләре нигезендә Тунис белән хезмәттәшлекнең кайбер юнәлешләре буенча эшче төркемнәр төзеләчәк.

Очрашу бүген Санкт-Петербургта «Россия-Африка» икенче икътисадый форумы кысаларында узды.

Бүген Санкт – Петербургта «Россия-Африка» икътисадый форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ангола Республикасы Тышкы эшләр министры Антониу Тете белән очрашты.

Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов «Россия - Африка» икенче саммиты кысаларында шәхсән очрашуга шат булуын билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International