Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мавритания Ислам Республикасы Премьер-министры Мөхәммәд Улд Билал белән очрашуда хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алышты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия-Африка» икътисадый һәм гуманитар форумы эшендә катнашу өчен Санкт - Петербургка эш сәфәренә килде. Халыкара форум «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәгендә уза.
Бүген кич Татарстанга Сенегал Республикасы Президенты Маки Салл (Macky Sall) килде.
Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында. кунакны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Рәисе ярдәмчесе Газинур Бакиров, Россиянең Казандагы Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Радик Вахитов каршы алды. Сенегал Республикасы ягыннан Сенегал Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан-Батист Тиатьи Тин каршы алды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Конья шәһәренә (Төркия) эш сәфәренә килде. Аэропортта аны Конья провинциясе губернаторы Вахедеттин Үзкан каршы ала.
Визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов Конья провинциясе губернаторы, Конья шәһәре мэры һәм Конья Сәнәгать палатасы рәисе белән очрашулар үткәрәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Исмәт Эрикан Татарстанда дипломатик эшчәнлеген тәмамлый. Ул үз вазыйфаларына 2019 елда керешкән иде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2023» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу өчен Екатеринбургка килде.
Күргәзмә үзәгендә Татарстан павильоны урнаштырылган, анда республиканың сәнәгать предприятиеләренең төп продукциясе тәкъдим ителгән. Рөстәм Миңнеханов җитештерүчеләр белән сөйләште, күргәзмәне карады.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Modern Group (Мисыр) компаниясе идарәсе рәисе доктор Вәлид Деабес белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм намазында катнашты.
Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин үзенең вәгазендә Корбан бәйрәменең барлыкка килү тарихы, бәйрәмнең әхлакый һәм рухи мәгънәсе турында сөйләде. Ул шулай ук дин тотучыларны бер-берсенә хөрмәт белән карарга чакырды, гайбәт һәм яман телле булу куркынычлары турында кисәтте.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате.
«Кадерле татарстанлылар! Республикабыз мөселманнарын һәм барлык ватандашларыбызны чын йөрәктән Гайд әл-Әдъхә – Корбан гаете уңаеннан тәбрик итәм!
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "1С" ҖЧҖ арасында мәгълүмат технологияләре өлкәсендә Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Элемент" АҖ арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.