Татарстан белән Чехиянең авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре күп. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан җитәкчелегендәге Чехия эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда Чехия Республикасыныд Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Витезслав Пивонька катнашты.
Якшәмбе көнне, 2020 елның 2 февралендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нью-Йоркта Америка татарлары ассоциациясе активы белән очрашты.
Якшәмбе көнне, 2020 елның 2 февралендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Америка Кушма Штатларына (Нью-Йоркка) эш сәфәренә килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Time Hotels Management генераль директоры Мөхәммәт Авдалла белән очрашты. Компания кунакханәчелек бизнесы белән шөгыльләнә.
Бүген Татарстанда 1400дән артык чит ил компаниясе эшли. Алар импортны алыштыру һәм югары технологияле продукцияне җитештерүгә юнәлдерелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) Бөтендөнья икътисадый фрумы кырларында массакүләм мәгълүмат чаралары белән әңгәмә барышында белдерде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәре кысаларында Давоста Бөтендөнья икътисадый форумында (ВЭФ) катнаша. Россия делегациясен РФ Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин җитәкли.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Камаз-мастер" командасын "Дакар-2020" халыкара раллиенда җиңүләре белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм "КАМАЗ-мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагинны җиңү белән котлады.
Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясе территориясендә ТАССРның 100 еллыгы флагын күтәрү тантанасы узды.
Тантананы ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ачты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе (АИРР) Советы әгъзаларының еллык гомуми җыелышын уздырды. Җыелыш Мәскәүдә XI Гайдар форумы киңлекләрендә узды.