Бүген Казанда «Пирамида» КККда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының 14 нче киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук бизнес бергәлегенең 200 вәкиле катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстандагы "Ангрен" ирекле икътисадый зона территориясендә урнашкан резинотехник эшләнмәләр заводы директоры Гуломжон Ибраһимов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Карба Отомотив» компаниясе (Төркия Республикасы) җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Исмет Эрикан, Төркия Республикасы Президенты Администрациясенең Иминлек һәм тышкы сәясәт советы әгъзасы, Төркия Республикасының «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркемендәге вәкиле Исмаил Сафи, Karba Otomotiv компаниясе генераль директоры Муса Эртунч катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендәге Израиль Дәүләтенең эшләрендә Вакытлы ышанычлысы Яков Ливне белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Искәртик, Яков Ливне Татарстангда ике көнлек эш сәфәре белән килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Финляндиянең Kaukointernational компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Искәртик, узган елның ноябрь аенда Рөстәм Миңнеханов фин компаниясе вәкилләре белән очрашкан иде. Нәтиҗәдә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, "Водоканал" МУП белән Kaukointernational компаниясе арасында ниятләр турында меморандум имзаланды.
Бүген Татарстанга эшлекле очрашуга Төрекмәнстан сәнәгать һәм төзелеш производствосы министры Сердар Бердымөхәммәдов килде.
“Казан” халыкара аэропортында кунакны ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мозамбик Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Марио Сарайва Нгуэнья белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республиканың Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы җирле хакимият органнарының Консультатив комитеты (UNACLA) президенты сыйфатында беренче утырышны уздырды. Ул алдагы елга комитет эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде. Очрашу «Шәһәрләр – мөмкинлекләр территориясе: мәдәният һәм инновацияләрнең үзара бәйләнеше» X Бөтендөнья шәһәрләр форумы кысаларында Абу-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) узды.
Бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Абу-Даби шәһәрендә «Шәһәрләр – мөмкинлекләр территориясе: мәдәният һәм инновацияләр үзара бәйләнеше» X Бөтендөнья шәһәрләр форумы ачылды, ул 168 илдән 18 мең катнашучыны җыйды. Форум эшендә Казан Мэры Илсур Метшин да катнаша.